Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
27.04.2017

Төркем этабының соңгы уенын "Синтез" Әстерхан ватерполчыларына каршы уздыра

Бүген, 27 нче апрель, су тубы буенча Рәсәй Кубогының өченче турында Казанның “Синтез” ватерпол клубы Әстерхан шәһәренең “Динамо” спортчылары белән очраша. Рәсәй Кубогы икенче ел рәттән Казанның “Оргсинтез” бассейнында үткәнлектән, Казан спортчыларының, бу бәйгедә үз суы өстенлекләре саклана.

Әстерханның “Динамо” ватерпол клубы чагыштырмача яшь команда санала һәм аның турнирга куелган төп максаты  мөмкин булганча күбрәк тәҗрибә җыю һәм Рәсәй Кубогында сенсация ясарга омтылу. Казан спортчылары исә, киресенчә, турнирның иң төп фаворитларыннан берсе санала. Күптән түгел генә ил чемпионатының көмеш медаль ияләре булган Казан ватерполчылары узган елгы Рәсәй Кубогының финалына барып җиттеләр һәм кискен көрәштә Мәскәү шәһәреннән килгән “Динамо” ватерполчыларына оттырдылар.

Быелгы турнирда “Синтез” клубының төп максаты узган елгы ачы җиңелү өчен реванш алу һәм Рәсәй Кубогын оту. Рәсәй Кубогында “Синтез” командасының нинди уңышка ирешкәнен “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында Казан ватерпол клубы катнашындагы турнир уеннарын карап белә аласыз.

Бүген, 27 нче апрель, Казанның “Синтез” су тубы командасы катнашындагы Рәсәй Кубогының төркем этабында соңгы – өченче турны “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында 18:00 сәгатьтә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Луиза Заирова. Интервью на татарском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха