Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.05.2015

Төрки дөнья журналистларының II корылтае эшен башлады

Төрки дөнья журналистларының II корылтае эшен башлады Казанның “Гранд отель Казань” мәйданчыгында төрки дөнья журналистларының II корылтае эшен башлады. Ул

 Төрки дөнья журналистлары федерациясе башлангычы белән “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе һәм ярдәме белән оештырылды. Корылтайның беренчесе “2013 елда Эскишәһир - төрки дөнья мәдәни башкаласы” программасы кысаларында былтыр Төркиянең Эскишәһир каласында булган иде. Быелгы чарага исә Татарстан Республикасы гаммәви мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре, шулай ук Әзербайҗан, Төрекмәнстан, Казакъстан, Үзбәкстан, Кыргызстан кебек БДБ илләреннән, Төркия, Ирак, Сирия, Болгария, Румыния, Венгрия, Греция, Германия, АКШ, Англия, Франция һ.б. ерак чит илләрдән делегатлар чакырылган.

Иртәнге 9.00дә холлда күргәзмә оештырылды. Анда төрки дөньяның, шул исәптән Татарстанның, басма матбугат чаралары тәкъдим ителде.  Кызыл тасманы ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Турхан Дилмач, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Нурия Беломоина, Төрки дөнья журналистлары федерациясе президенты Мендерес Демир, әлеге федерациянең генераль секретаре Шәмсеттин Күзәджи кисте. Шунда ук корылтайны ачу тантанасы булды.

Корылтайның пленар утырышы оештыручы ил-төбәкләрнең гимннарын (Россия, Татарстан, Төркия) яңгыратудан башланып, Татарстанның Казан, Алабуга, Яр Чаллы шәһәрләре турындагы видеороликлар тәкъдим ителде. Бу исә Татарстанны һәм аның икътисади куәтен, спорт өлкәсендәге мөмкинлекләрен төрки медиабергәлек вәкилләре аша танытуга йөз тотып эшләнгән иде.

Римма Ратникова корылтайда катнашучыларны Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Дәүләт Советы депутатлары исеменнән сәламләп, төрки дөнья журналистлары эшчәнлегенең охшаш яклары күп булуына игътибар юнәлтте. Безне халыкларыбызның уртак тамырлары, уртак мәдәният, гореф-гадәтләр, дин берләштерә, дип сөйләде ул. Ул төрки дөньяда татар журналистикасы тарихы сәхифәләрен барлап, төрки халыкларның бу өлкәдә уртак шәхесләре - "Тәрҗеман" гомумтөрки газетасы чыгаручы Исмәгыйль Гаспралы, шулай ук Йосыф Акчура, Ризаэддин Фәхреддин исемнәрен мөхәррирләр буларак, Габдулла Тукайны журналист сыйфатындагы ролен телгә алды.

ТР Журналистлар берлеге рәисе 1905 елда татарларның беренче газетасы “Нур” чыга башлавын искәртеп, быел татар матбугаты үзенең 110 еллыгын билгеләп үтүенә игътибар юнәлтте. “Әлбәттә, бу сан Россия, чит ил матбугат тарихы белән чагыштырып караганда, әллә ни зур булып тоелмый. Әмма безнең өчен ул кадерле дата. Ник дигәндә, татарлар, үзләренең басма матбугатын чыгару хокукын авыр көрәштә яулап алды”, – диде ул.

Римма Ратникова сүзләренчә, Татарстан өчен төрки дөнья журналистлары белән аралашу идеясе бик мөһим. “Безгә бер-беребез турында күбрәк белергә кирәк, чөнки кешеләр, халыклар бер-берсен яхшы белгәндә генә үзара дуслашып, аралашып яши ала. Бу процесста журналистларның роле бик зур”, – диде ул һәм республиканың аралашу өчен һәрвакыт ачык булуын билгеләп узды.

Мендерес Демир төрки дөнья журналистларының бу форматта аралашуы төрки халыклар өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен дә файдалы булачагына ышаныч баглады.

Пленар утырышта, төрки дөнья журналистикасы үсешенә сизелерлек өлеш керткәннәре өчен, ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Журналистлар берлеге рәисе буларак Римма Ратникова, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов һәм аның беренче урынбасары Нурия Беломоина, тагын бер төркем чит ил вәкиленә, шул исәптән Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Турхан Дилмачка истәлек бүләкләре тапшырылды.

Пленар утырышта КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуницияләр институның гаммәви коммуникацияләр бүлеге мөдире Васыйл Гарифуллин, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты профессоры Искәндәр Гыйләҗев, ТФАның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры вазифаларын башкаручы Рафаил Хәкимов һ.б. галимнәр татарлар тарихы һәм дөньяда аларга караш, Тататарстан һәм татар журналистикасы тарихы һәм бүгенгесе, Татарстан имиджы, Бөтенроссия мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина исә гаилә институты җимерелү проблемалары турында чыгыш ясады.

Хәзерге мизгелләрдә корылтайның эше дәвам итә, кичке 5ләргә кадәр биредә семинар барачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20