Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
26.05.2017

Төркия "Ефәк юлы"н төзекләндерүне кирәк дип саный

Бүген тарихи «Ефәк юл» аралыгында урнашкан илләр төзекләндерүгә мохтаҗ, диде Төркиянең вице-премьеры Тугрул Тюркеш Ташкентта узган Төркия-Үзбәкстан икътисадый хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара утырышында.

Аның сүзләренчә, Төркия моның өчен төбәк, шулай ук халыкара дәрәҗәдә мөмкин булганның барысын да эшләргә әзер.

Вице-премьер белдерүенчә, Төркия һәм Үзбәкстан сәясәт, икътисад һәм сәүдә өлкәсендә икеяклы мөнәсәбәтне активлаштыру өчен ихтыярларын күрсәтә, бу ике илнең дә идарәләренә, түрәләренә һәм эшмәкәрләргә зур җаваплылык өсти.

Төркия белән Үзбәкстан арасындагы сәүдә әйләнеше 1,2 миллиард доллар дәрәҗәсендә тора, бу аларның мөмкинлекләренә туры килми, диде Тюркеш.

Төркия оешмалары бүгенгә кадәр Үзбәкстанда гомуми суммасы 2,7 миллиард доллар булган 122 проектны тормышка ашырды, диде вице-премьер.

Тюркеш шулай ук ике ил арасындагы инвестицияләрне хуплау һәм саклау турындагы килешүне заманча шартларга яраклаштырырга кирәклеген ассызыклады.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!