Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
17.10.2017

Төркия Хөкүмәте гадәттән тыш хәл режимы вакытын озынайта

Төркия Хөкүмәте илдәге гадәттән тыш хәл режимын тагын өч айга арттыру карарын кабул итте, дип яза «Газета.ру». Гадәттән тыш хәл режимы 19 октябрьдән тагын 90 көнгә озынайтылачак.

Төркиянең вице-премьеры Бәкер Боздаг аңлатуынча, хөкүмәт илдәге гадәттән тыш хәл режимын тагын өч ай дәвам иттерү карарын кабул иткән. Әлеге карар парламентка раслауга җибәрелгән.

Алдарак хәбәр итүебезчә, Төркия Президенты Рәжәб Тайип Эрдоган, фетнә ясауда омтылучыларга каршы нәтиҗәле гамәлләр башкару максатыннан, гадәттән тыш хәл кертү турында игълан иткән иде.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций