Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
24.04.2017

Төркия илдә россиялеләрнең визасыз тору вакытын бер ярым тапкырга озайтты

Төркиядә Россия гражданнарының визасыз тору вакыты 60 көннән 90 көнгә кадәр озайтылды. Бу хакта Аланьяда 24 илдән булган рус телле матбугат чаралары вәкилләре белән очрашуда Төркия чит ил эшләре министры Мәүлет Чавушоглы җиткерде, дип хәбәр итә «Анадолу» агентлыгы.

Төркиянең Чит ил эшләре министрлыгы башлыгы Россия белән виза режимын гадиләштерү турында сүз Россия самолетын юк ителгәнгә кадәр үк барганлыгын искәртеп үткән.

Искә төшерсәк, ул хәл 2015 елның 24 ноябрендә булды. Төрек F-16 хәрби самолеты Россия Су-24ен Сирия чигендә атып төшерде. Бу исә илләр арасындагы багланышлар начарлануга китерде.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин