Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.04.2015

Төркия парламенты башлыгы: “Татарстан безнең йөрәкләрдә аерым урын били”

Төркия парламенты башлыгы: “Татарстан безнең йөрәкләрдә аерым урын били” Төркия Республикасы Бөек милли җыены делегациясе әгъзалары Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән хезмәттәшлекне киңәйтү турында Меморандумны имзалагач, Казанга рәсми визитларын дәвам итте.

Парламентарийлар Казан (Идел буе) федераль университетында булдылар, анда Төркия Республикасы Бөек милли җыены Рәисе Җәмил Чичек укытучылар һәм студентлар белән очрашты, лекция укыды.

Лекцияне филология мәсьәләләрен өйрәнүче гуманитар, хокук һәм халыкара мөнәсәбәтләр факультетлары студентлары, шулай ук вузда Төркиядән килеп укучылар тыңлады. Җәмил Чичек Россия белән Төркиянең үзара элемтәләре соңгы вакытта ныклы үсеш алуы турында сөйләде. “Үзара ышаныч булганда һәм бергә көч куеп, хезмәттәшлекне сизелерлек активлаштыра алабыз”, – дип ассызыклады Төркия Республикасы парламенты җитәкчесе.

“Татарстан безнең йөрәкләрдә аерым урын били, ул Төркиянең Россиядә иң яраткан һәм мөһим партнерларының берсе”, - дип билгеләп үтте Җәмил Чичек. Үзара мөнәсәбәтләр күп кенә уртаклыкларга – тел, мәдәният, тугандаш халыклар тарихына нигезләнеп төзелә. Болар барысы да хезмәттәшлек өчен ныклы нигез булдыра.

Бөек милли җыен Рәисе студентларның күп санлы сорауларына җавап бирде. Җәмил Чичек Истанбул университетының юридик факультетын тәмамлаган, шуңа күрә сорауларның күбесе халыкара хокук һәм Россия белән Төркия арасындагы үзара мөнәсәбәтләргә кагылышлы иде. Парламентарий аудитория үтенече буенча үзенең студент еллары һәм сәяси карьерасы турында сөйләде.

“Хәзер без катлаулы көндәшлек булган дөньяда яшибез, - диде Җәмил Чичек студентларга. - Мондый шартларда белемле булу мөһим. Үз уку йортларыгызга рәхмәтле һәм лаеклы булыгыз”.

Кунаклар КФУдан соң “Казан” Гаилә үзәген, Спортның су төрләре сараен һәм Казан Кремлен карарга планлаштыра, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20