Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
04.10.2017

Төркия Республикасында Татар мәгарифе көннәре уза

Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан 9−10 октябрь көннәрендә Төркия Республикасында (Стамбул шәһәре) Татар мәгарифе көннәре уздырылачак. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чара кысаларында белем бирү оешмаларын карау, Мармара университетында булу, Стамбул провинциясенең милли белем бирү идарәсе вәкилләре белән очрашу, Топкапы төрки телле халыклар мәдәни комплексында татар диаспорасы белән аралашу, «Тартарика» атласын тәкъдим итүдә катнашу ниятләнә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Мотогонки Электрон Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха