Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.10.2016

Төркия Тышкы эшләр министрлыгы Россиядәге илчесен алыштырган

Төркия Россиядә үзенең яңа илчесен билгеләде. Ул – Хюсейн Лазип Дириоз, дип хәбәр итә Resmi Gazete.

Яңа илчене билгеләү турындагы боерык имзаланган дип хәбәр итә "РИА Новости" Төркия Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле сүзләренә сылтама белән. Дипломат якын арада үз вазифасына керешәчәк.

Хюсейн Лазип Дириозга 60 яшь, ул - Төркиянең иң тәҗрибәле дипломатларының берсе. 1978 елдан Дириоз Төркия Тышкы эшләр министрлыгының НАТО белән элемтә департаментын җитәкләгән, аннары җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә департаменты җитәкчесе булган. 2004-2008 елларда Дириоз Төркиянең Иорданиядәге илчесе булган, 2010-2013 елларда НАТО генераль секретаренең оборона сәясәте һәм планлаштыру буенча урынбасары вазифасын биләгән. 2013 елдан Төркиянең Бразилиядәге илчесе булып торган.

Төркиянең Россиядәге илчесе Умит Ярдым 2014 елдан бирле эшли иде. Элегрәк Hurriyet хәбәр иткәнчә, ул Төркия Тышкы эшләр министры урынбасары вазифасын биләргә мөмкин.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20