Төркиядә 2016 нчы елгы фетнәне билгеләп үтәләр

Төркиядә 2016 елгы фетнәнең бер еллыгына багышланган чаралар уза. Шушы уңайдан ил җитәкчелеге төрле илләрдән журналистларны чакырды.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең Төркия сәясәтчеләре, шул исәптән
Чаралар фетнәгә кагылышлы урыннарда — Истанбулдагы Босфор аша күпердә (фетнәдән соң аңа 15 июль шәһитләре күпере дигән исем бирелде), Ататөрек исемендәге халыкара аэропортта, Кысыклы, Ченгелкәй районнарында уза.
Төп чаралар Анкарада планлаштырылган. Парламентта фотокүргәзмә ачылды. Президент комлексында фетнәдә һәлак булучыларның туганнары белән дә очрашачаклар. 14 июльдә мәчетләрдә шәһит китүчеләр рухына дога укыячаклар.
15 июльдә Анкарада Кеше хокуклары буенча форум ачыла. Ил җитәкчеләре фетнәдә һәлак булучыларны һәм аларның туганнарын кичке ашка җыя.
Барлык төбәкләрдә Милли бердәмлек маршы узачак. 16 июль 00:13 сәгатьтә дога укыла, аннары «Демократия вахтасы» башлана. 01:00 сәгатьтә парламентта сәясәтчеләр халык белән очрашачак. 02:32 сәгатьтә - парламентта беренче бомба шартлаган вакытта, Эрдоган халыкка мөрәҗәгать белән чыгачак. Анкара үзәгендә Милли бердәмлек маршы узачак. Президент комплексында һәлак булучылар истәлегенә һәйкәл ачылачак.
Искәртеп үтик, Төркиядә фетнә 2017 елның 15 июлендә булды. Бер төркем хәрбиләр, хакимиятне үз кулларына төшерү максаты белән, массакүләм мәгълүмат чараларын, Босфор аша күперне кулга төшерде, парламентны һәм башка әһәмиятле дәүләт биналарын утка тотты. Ил хакимиятенә тугрылыклы калучыларның һәм халыкның бердәм эш итүе аркасында фетнәчеләр оттырды, Эрдоган хакимиятне саклап калды. Фетнә вакытында 250 кеше һәлак булды.
Ахыргы хәбәрләр
- “Адәм белән Һава”: “Казан егетләре”ндә кунакта
- “Сәхнәдәш” бу атнада Илсаф белән әңгәмә уздыра
- “Ком сәгате”: танылган журналист Риман Гыйлемханов
- Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова – Юбилеегыз котлы булсын!
- "Манзара": “Болгар Радиосы” алып баручылары Фаил Гыймадов һәм Наиля Гибадуллина
- Театр яктылыкка, нурга илтә! – “Манзара” тапшыруында Тинчурин театры актрисасы Гөлназ Нәүмәтова
- Казанда беренче тапкыр “Big Love Show” чарасы узды
- Бүген телевидение операторы Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рөстәм Уразов вафат
- "Кәмит Җәвит": кунакта Буа дәүләт сатира театры артистлары
- "Сәхнәдәш": Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова