Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
17.05.2017

Төркиядә борынгы мавзолейны яңа урынга күчергәннәр

Төркиянең көньяк-көнчыгышындагы Батман провинциясендә тарихи-мәдәни һәйкәл булган Зәйнал Бәй мавзолеен яңа урынга күчерү төгәлләнгән.

555 элек төзелгән мавзолей дәүләт сакланышында тора һәм аны күчерү карары Илысу сусаклагычы төзелеше проектын гамәлгә ашыру белән бәйле.

Хәсәнкәйф районында урнашкан мавзолей сусаклагыч төзелгәннән соң су астында калган булыр иде. Шунлыктан Төркиянең тарихи мирасы булган объектны күчерү эшләре башланган.

Мавзолейны күчерү өчен сигез үзйөрешле модуль транспортеры — авыр йөк ташучы SPMT трейлерлары кулланылган. Мавзолейны яңа урынга биш сәгать дәвамында күчергәннәр. Төркиянең урман хуҗалыгы һәм су ресурслары министры Вәйсал Эроглу һәм мәдәният һәм туризм министры Нәби Авиджи мавзолей күчерү уңаеннан тантанада катнашучыларга видео-конференция аша мөрәҗәгать иткән.

Илысу сусаклагычы төзелеш проектын тормышка ашыра башлаганчы, төбәктән барлык тарихи һәйкәлләр, шул исәптән Ар-Рызк, Сөләйман Хан, Көч, Хәмам Атруклы мәчетләре дә күчереләчәк, дип белдерә Эроглу.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!