Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.07.2016

Төркиядә гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде

Кичә кич Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган илдә гадәттән тыш хәл режимы игълан итте, ул өч айга кертелде, дип хәбәр итә BBC News. 

Эрдоган бу хакта хөкүмәт вәкилләре белән очрашудан соң игълан иткән, карарның сәбәбе дип 16 июль төнендә булган хәрби түнтәрелеш омтылышы атала. Төркия Президенты гадәттән тыш хәл кертү илдәге куркыныч ситуацияне мөмкин кадәр тизрәк юк итү өчен эшләнде, дип аңлатты. Ул түнтәрелешне оештыручылар белән бәрелеш барышында һәлак булганнарны "интегүчеләр" дип атады.

Исегезгә төшерәбез, 16 июль төнендә хәрбиләр төркеме Төркия Президентын бәреп төшерү максатыннан хәрби түнтәрелеш оештыруга омтылыш ясады, әмма уңышка ирешә алмады. Ил хөкүмәте фетнә оештыруда АКШта яшәүче имам Фәтхулла Гүләнне гаепли.

(Алсу Исмәгыйлева әзерләде)

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20