Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.09.2017

Төркиядән томатлар кертү бер айдан рөхсәт ителә башлый

Төрек томатлары вакытлыча Россия базарына кайтачак. Импортны октябрьдән рөхсәт итеп, 2018 елның язына кадәр 300 мең тонна яшелчә кертелергә мөмкин. Бу хакта “КоммерсантЪ” яза.

Шул ук вакытта, басма мәгълүматлары буенча, Россия Хөкүмәтендә төрек томатларын кертү буенча эмбаргоны кайчан һәм ничек бетерү турында бердәм фикер формалашмаган.

Искәртеп узабыз, Россия томат, суган, кәбестә, кыяр һәм цитруслылар импортын 2016 елның 1 гынварыннан тыйды. Сәбәбе – Төркия чигендә СУ-24 бомбардировщигын бәреп төшерү иде. Шуннан соң бер төркем чикләүләр бетерелә. Әмма томатлар мәсьәләсе чишелешсез кала.

“КоммерсантЪ” мәгълүматлары буенча, 2016 елда Россиядә томатлар куллану 865 мең тоннага калган, ике ел элек исә 1 миллион тонна тирәсе булган. Төрек томатлары үзебездә үстерелгәннәренә караганда 40 сумга арзанрак сатыла ала.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»