Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
26.04.2017

Төркиялеләр чит илләрдән 128 млн долларлык кояш күзлеге сатып алган

Яз килү белән Төркиядә кояш күзлекләренә ихтыяҗ арта башлый. 2016 елда гына да чит илләрдән Төркиягә 127,849 миллион АКШ доллары белән бәяләнгән 7 566 770 күзлек кайтартылган. Бу хакта «Анадолу» сайты хәбәр итә.

Төркиянең статистика идарәсе мәгълүматлары буенча, күзлекне күбесенчә Кытайдан — 71 894 011 долларга 6 489 875 данә китерткәннәр. Исемлектә икенче булып Италия тора: аннан 48,25 миллион долларга 839 186 данә күзлек сатып алганнар.

Кытай күзлеге Төркиядә уртача 11 доллар торса, Италиядә эшләнгәне — 56, 3 доллар.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!