Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
26.07.2017

Түрәләр бер көнлек фирмалар белән элемтәдә торган өчен җаваплылыкны көчәйтте

Хәзер салым бурычларын, шул исәптән «шәхси» акча янчыгы ярдәмендә һәм РФ Җинаять кодексы буенча да, компания җитәкчеләре түләячәк.

Түрәләр 2017 елның 19 маенда Финанс министрлыгына язган хатта (№ 03−02−07/1/30889) шундый карарга килде. Документта зур норматив база китерелгән һәм «әгәр дә салым органы тарафыннан салымнар һәм җыемнар турындагы Россия Федерациясе законнары кысаларында бурычлы оешмадан недоимка, пеня, штраф түләттерү буенча барлык чаралар да күрелсә, ул чагында әҗәт җинаять эше кысаларында гражданлык дәгъвасы буенча салым түләүче оешма җитәкчесеннән зыян рәвешендә кайтартылырга мөмкин…» дигән нәтиҗә ясалган.

Салымнар белән астыртын гамәлләре өчен компания җитәкчеләре генә түгел, баш хисапчылар да җавап тотачак. Дәүләт Думасында салымнарны оптимальләштерүнең законсыз схемалары өчен җәзаны катгыйландыру турындагы канун проекты икенче укылышта кабул ителгән һәм имза кую өчен Президентка җибәрелгән. Бу — «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче өлешенә үзгәрешләр кертү турында"гы (салым түләүче тарафыннан хокукларны гамәлгә ашыру һәм вазифаларны үтәүнең чикләрен билгеләү хакында) 529775−6нчы закон проекты.

РФ Салык кодексында 54.1нче маддә барлыкка килер һәм әлеге маддәнең 1нче пунктында түбәндәгеләр язылыр, дип көтелә: «Салым һәм (яки) бухгалтерлык исәбе яисә салым түләүченең салым хисабын чагылдырырга тиешле салым салу объектлары, хуҗалык тормышы фактлары (шундый фактларның җыелмасы) турындагы мәгълүматларны бозу нәтиҗәсендә салым түләүче тарафыннан салым базасын һәм (яки) түләнергә тиешле салымның күләмен киметү рөхсәт ителми».

1 июльдән исә 488нче Федераль закон үз көченә керде. Аның нигезендә, ябылганнан алып 3 ел вакыт дәвамында, салым хезмәткәрләре әлеге компаниягә кире кайта ала. Компания инде ябылган булганлыктан, гамәлгә куючылар һәм җитәкчеләр үзләренең шәхси милке белән җавап тотачак.

«Легальләштерү: салымнарны законсыз төстә һәм иминлеккә зыян китермичә ни рәвешле киметергә» дип исемләнгән семинарларда Владимир Туров эшкуарларга салымнарны канунга таянып киметү, үзеңне, үз кесәңне һәм шәхси милкеңне өченче затларның дәгъваларыннан саклау серләре хакында сөйләячәк.

50дән артык законлы схема схема:

· Өстәмә кыйммәткә һәм табышка салымны киметү;

· Иминият кертемнәрен киметү;

· Физик затларның кеременә, милеккә һ.б. салымнарда акчаны янга калдыру;

· Активларның куркынычсызлыгын тәэмин итү һ.б.;

Шулай ук:

· 2016 елның 30 ноябрендә кабул ителгән 401нче Федераль закон нигезендә салым бурычын түләттерү буенча яңа суд практикасы;

· Дәүләт шикле конторалар аша өстәмә кыйммәткә салымны «оптимальләштерү"гә ни рәвешле чик куячак;

· Җитәкчеләр һәм милекчеләрне Җинаять кодексы буенча эзәрлекләүләрдән саклау алымнары;

· Банк тарафыннан исәп-хисап счетын блокировкалаудан ничек сакланырга;

· Гомуми бәйлелек шартларында ничек эшләргә.

Семинарның тулы программасын алу
Семинарга бонус — юристлардан бушлай киңәш. Белгечләр мәсьәләне хәл итү юлларын табып, нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатып бирәчәк.

Төгәлрәк мәгълүмат һәм язылу
ТАТМЕДИАның промокодыннан файдаланыгыз һәм бер катнашучыга 8000 сум күләмендә ташламага ия булыгыз.

9−10 август, «Казанның «Ривьера» кунакханәсе, Фатих Әмирхан проспекты.
8−800−555−7924.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!