Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
02.08.2017

Түрәләр өстәмә кыйммәткә салым буенча «соры» схемаларны юк итү ысулын тапты

АСК НДС-2 тулы куәтенә эшли башлады. Беренче карашка, барысы да ачык һәм салым хезмәткәрләре өстәмә кыйммәткә салым түләгәндә күзәтелгән бөтен закон бозуларны күрә кебек. Әмма түрәләр инде быелның көзендә үк бер инициатива белән чыгарга ниятли. Аның нигезендә, эшкуар өстәмә кыйммәткә салымны, товар белән тәэмин итүче/контрагентны читләтеп үтеп, турыдан-туры бюджетка түләячәк. Россия Федераль салым хезмәтенең 2017 елның икенче кварталындагы рәсми хисабыннан чыгып фикер йөрткәндә, бүгенге көндә салым хезмәткәрләренең эш нәтиҗәләре мондыйрак:

2017 елның беренче кварталында, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, консолидацияләнгән бюджетка күчкән керемнәр үсеше: +30,8%;

Файдалы казылмалар чыгаруга салым буенча үсеш: +78,1%;

Өстәмә кыйммәткә салым буенча үсеш: +16,8%;

Табышка салым буенча үсеш: +32,8%.

Утильләштерү җыемының 2,1 мәртәбә артуын да исәпкә алсак, бөтен җирдә үсеш күзәтелә. Эшкуарларның бюджетка гомуми бурычы да арта бара. 2016 елның 1 гыйнварына ул 1,155 триллион сум тәшкил итсә, 2017 елның 1 апреленә 1,523 триллионга җитте.

Күчмә тикшерүләрнең нәтиҗәлеге: 2016 елның беренче кварталында — 15 миллион, 2017 елның беренче кварталында — 17 миллион сум. Өстәп исәпләнгән сумма буенча өстәмә кыйммәткә салым (50,1%) һәм табышка салым (34,7%) төп урынны били. АСК НДС-2 ярдәмендә бюджеттан өстәмә кыйммәткә салымны кире кайтару очраклары 12 тапкыр кимеде (мәгълүматлар Федераль салым хезмәте хисабыннан китерелә, 41 бит).

Тикшерү комитеты белән бергә Эчке эшләр министрлыгы органнары да калышмый: 2017 елның гыйнвар-май айларында ачыкланган икътисади юнәлештәге 55 991 җинаятьнең 4 752се — салым җинаятьләре, үсеш — 3,9%.

«Легальләштерү: салымнарны законсыз төстә һәм иминлеккә зыян китермичә ни рәвешле киметергә» дип исемләнгән семинарларда Владимир Туров эшкуарларга салымнарны канунга таянып киметү, үзеңне, үз кесәңне һәм шәхси милкеңне өченче затларның дәгъваларыннан саклау серләре хакында сөйләячәк.

50дән артык законлы схема схема:

· Өстәмә кыйммәткә һәм табышка салымны киметү;

· Иминият кертемнәрен киметү;

· Физик затларның кеременә, милеккә һ.б. салымнарда акчаны янга калдыру;

· Активларның куркынычсызлыгын тәэмин итү һ.б.;

Шулай ук:

· 2016 елның 30 ноябрендә кабул ителгән 401нче Федераль закон нигезендә физик затлардан салым бурычын түләттерү буенча яңа суд практикасы;

· Дәүләт шикле конторалар аша өстәмә кыйммәткә салымны «оптимальләштерү"гә ни рәвешле чик куячак;

· Җитәкчеләр һәм милекчеләрне Җинаять кодексы буенча эзәрлекләүләрдән саклау алымнары;

· Банк тарафыннан исәп-хисап счетын блокировкалаудан ничек сакланырга;

· Гомуми бәйлелек шартларында ничек эшләргә.

Семинарның тулы программасын алу

Семинарга бонус — юристлардан бушлай киңәш. Белгечләр мәсьәләне хәл итү юлларын табып, нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатып бирәчәк.

Төгәлрәк мәгълүмат һәм язылу

ТАТМЕДИАның промокодыннан файдаланыгыз һәм бер катнашучыга 8000 сум күләмендә ташламага ия булыгыз.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!