Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.01.2015

ТРның баш суд приставы гражданнарны кабул итә

Иртәгә, 28 гыйнвар көнне, сәгать 10нан 12гә кадәр Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе – Татарстанның баш суд приставы Радик Ильясов гражданнарны кабул итә. Очрашу өчен РФ Президентының ТРдагы кабул итү бүлмәсе билгеләнгән: Казан каласы, Кремль урамы, 12/20. Р.Ильясов белән очрашуга килергә теләгәннәр алдан ук 8 (843) 221-80-36 телефоны буенча кабул итүгә языла ала.

ТР буенча баш федераль инспекторның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, баш федераль инспекторның рәсми сайтында “РФ Президентының ТРдагы кабул итү бүлмәсе”/” Приемная Президента РФ в РТ” бүлегендә башкарма хакимият федераль органнарының территориаль органнары башлыклары, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР прокуратурасы хезмәткәрләре, ТР Конституцион суды аппараты хезмәткәрләре һәм нотариусларның шәхсән гражданнарны кабул итү графигы урнаштырылган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20