Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.05.2016

ТРның фән, әдәбият, мәдәният вәкилләре Җаекта Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан үтәрелгән чараларда катнашып кайтты

 Күптән түгел Казакъстанның Җаек шәһәрендә, татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы, публицист, әдәби тәнкыйтьче, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучыларныж берсе Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 130 ел һәм аның бу калага килүенә 120 ел тулу уңаеннан, киң күләмле бәйрәм чаралары үткәрелеп, аларда Татарстанның фән, әдәбият, мәдәният вәкилләре дә катнашып кайтты.

Аерым алганда, ТР делегациясе составында ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәрләре Зөфәр Рәмиев, Фәрит Яхин, Эльмира Галимҗанова, Фәния Фәйзуллина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкиле, күренекле шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдниятара багланышлар институты доценты Таһир Гыйлаҗев, танылган җыр һәм музыка сәнгате әһелләре - җырчылар Искәндәр Биктаһиров, Чулпан Әхмәтҗанова, баянчы Кирам Сатиев булганлыгы билгеле. Татарстанның Казакъстандагы даими вәкиллеге сайтында урнаштырылган мәгълүмат шул хакта сөйли.

Киң күләмле чаралар кысаларында “Г.Тукай тормышында һәм иҗатында Җаек” темасына түгәрәк өстәл, шулай ук “Тукай дөньясы:фәлсәфә, эстетика, тел” темасына фәнни-гамәли конференция үткәрелгән. Аларны Көнбатыш Казакъстан өлкәсе Хөкүмәте, шушы өлкә халыклары ассамблеясы, Халыкара Төрки университет, М.Үтәмисев исемендәге Көнбатыш Казакъстан дәүләт университеты, “Татар милли үзәге”, “Җаек Габдулла Тукай үзәге” иҗтимагый оешмалары, Габдулла Тукайның Җаектагы музей-йорты, Татарстанның Казакъстандагы даими вәкиллеге ярдәме белән, оештырган. Бәйрәм чараларында Астана, Алматы калаларыннан да делегацияләр катнашкан. Шулай ук бәйрәм концерты куелган.

Казакъстанга сәфәрләре хакында Таһир Гыйлаҗев КФУ сайтындагы язмасында түбәндәгечә бәян итә.

Чаралар Габдулла Тукайның экспонатларга бай музей-йортына оештырылган экскурсиядән башланып китте. Икенче көнне, шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салынганнан соң, алар Көнбатыш Казакъстан өлкәсе Халыклары ассамблеясы йортында дәвам итеп, “Габдулла Тукай тормышында һәм иҗатында Җаек” дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде.

Быел 20 апрельдә башланып, шәһәр күләмендә яңгыраш алган әдәби-мәдәни чараларны йомгаклау рәвешендә, М.Үтәмисов исемендәге Көнбатыш-Казакъстан дәүләт университетында “Габдулла Тукай дөньясы: фәлсәфә, эстетика, тел” дигән халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Конференциянең пленар утырышында ясалган докладларда Тукай рухи мирасының фәлсәфи-эстетик хосусиятләре, 6 томлык академик басманың эчтәлеге, төзелү тарихы, Тукай гыйльмиятенең үсеш закончалыклары;  Г.Тукайның Казандагы әдәби музеенда шагыйрьнең Җаек чоры тормышының чагылышы кебек мәсьәләләр яктыртылды. Конференциянең секция утырышларында Казакъстан һәм БДБ илләре галимнәре катнашып, чыгышларында, Тукай темасыннан тыш, казакъ, татар теле, рус һәм әдәбияты белеменең теоретик аспектлары хакында фикер алышты.

Җаек шәһәрендә уздырылган бу әдәби-мәдәни һәм фәнни чаралар Габдулла Тукайның рухи мирасын яңача өйрәнүгә, халыкара фәнни һәм мәдәни багланышларны үстерүгә лаеклы өлеш кертте. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20