Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.02.2016

ТР Президенты "Аммоний" комплексы турында: "Без күпләр утопик дип санаган проектны тормышка ашырдык"

 Бүген Менделеевскида "Аммоний" АҖнең аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү буенча комплексны тантаналы тәкъдим итү чарасы узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Менделеевскидагы тәкъдим итүдә катнашу өчен кайбер чит ил һәм Россия компанияләре делегацияләре: "Аммоний" проектын тормышка ашыру буенча консорциумда катнашучылар, федераль һәм республика ведомстволары, подряд оешма җитәкчеләре килде.

Искәртеп узабыз: 12 февраль көнне "Аммоний" комплексын проект куәтенә эшләтеп җибәрү тантанасы булды. Анда Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«Аммоний» заманча югары технология комплексы өстенлекле инвестицион проектларның берсе буларак карала һәм ул Менделеевскида минераль ашламалар җитештерү заводы базасында гамәлгә ашырыла.

Комплекс төзелешен финанслауны киңәйтү турындагы карар 2008 елның 15 сентябрендә «Внешэкономбанк»ның Владимир Путин рәислегендәге күзәтү советы утырышында кабул ителгән иде. «Аммоний» комплексы проекты җентекләп әзерләнгәннән соң, "Haldo Topsoe" Дания компаниясе технологиясе сайлап алынды.

2010 елның 13 ноябрендә Япониядә "Mitsubishi Heavy Industries" һәм "Sojitz Corporation" Япония компанияләре, шулай ук "CNCEC" Кытай компаниясе составында чит ил компанияләре консорциумы белән контракт төзелгән иде. Консорциум заводның төп технологик линияләрен төзүне тәэмин итте.

Инфраструктура булдыруны Россия подрядчысы – "НИИК" ААҖ (Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск каласы ) тәэмин итте.

Комплексны 1,4 млрд доллар күләмендә финанслауны «Внешэкономбанк» (JIBIC Япония банкы һәм дәүләт гарантиясе нигезендә Япония банклары кредитлары рәвешендә) һәм Татарстан тәэмин итте.

2015 елның июнендә «Аммоний» комплексында беренче партия продукция – аммиак алынды. Заводны төзү буенча барлык эшләр дә контрактта каралган бюджет һәм вакыт кысаларында башкарылды.

Комплекс төзелешендә 9 илдән 3,5 мең кеше, нигездә, Кытай һәм Россия төзүчеләре, шулай ук Япония инженерлары хезмәт куйды. Эштә Татарстан, Башкортстан, Чуашстан республикалары, Пермь крае, Түбән Новгород өлкәсе төзелеш оешмалары катнашты.

Әлеге проектны  гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, Россия елына 1 млрд кубометр табигый газ эшкәртүгә сәләтле заманча комплекс алды (дөньяда мондый заводлар нибары икәү).

Фаразланган еллык продукция җитештерү күләме 717 мең тонна аммимак, шулкадәр үк карбамид, 233 мең тонна метанол, 300 мең тоннадан ким булмаган аммиак селитрасы тәшкил итә.

Япониянең Россиядәге илчелеге миссиясе урынбасары Хитоси Озава тантанада чыгыш ясап: "Татарстанда агросәнәгать комплексы икътисади драйверларның берсе санала. Республиканы ашламалар белән тәэмин итүгә булышкан проектның Япония компаниясе катнашында тормышка ашырылуына шатмын", - дип белдерде. Хитоси Озава Татарстан Президенты һәм проектны гамәлгә ашыруда катнашучыларның барысына да рәхмәт әйтте һәм Россия һәм, аерым алганда, Татарстан белән нәтиҗәле хезмәттәшлек дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде.

Тәкъдим итү барышында комплексның символик ачкычы танатаналы тапшырылды. "Mitsubishi Heavy Industries" компаниясенең энергетика һәм әйләнә-тирә мохит департаменты химия заводлары һәм инфраструктура дивизионының өлкән генераль менеджеры Еичиро Бан ачкычны "Аммоний" АҖнең генераль директоры Сергей Шевченкога тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов тантаналы тәкъдим итүдә ясаган чыгышында Россия Президенты Владимир Путин, Внешэкономбанк җитәкчелеге, "Аммоний" АҖнең Директорлар советы рәисе Ринат Ханбиковка, чит ил консорциумында катнашучыларга һәм барлык подряд оешмаларга рәхмәт бедерде.

"Бу проект - илебез, Татарстан һәм Менделеевскида пәйда булган яңа объект кына түгел. Бу яңа компетенцияләр. Бу завод мисалында без күп нәрсәгә әйрәндек - төзүчеләр дә, монтажчылар да. Чөнки бу эштә Россиянең бик күп компанияләре катнашты. Бу бик җитди имтихан булды. Безнең рөхсәт бирү системасы өчен дә, контрольлек итү органнары, таможня өчен дә. Барысы да күп булышты", - диде ТР Президенты. Ул билгеләп узганча, комплекс проект куәтенә эшли башлауга, яхшы нәтиҗәләр күрсәтә башлаган.

"Без Россия-Япония һәм Россия-Кытай мөнәсәбәтләренең потенциалы гаять зур булуын күрсәттек", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, перспективада "Аммоний"ның икенче комплексын төзү проектын тормышка ашыру бурычы тора.

Беренче проектны гамәлгә ашыруга йомгак ясап, ТР Президенты: "Минемчә, бу безнең бик олы җиңү. Без барыбыз бергә күпләр утопик санаган проектны тормышка ашырдык", - дип ассызыклады.  

Соңыннан ул "Аммоний" проектны тормышка ашыруда катнашкан Россия һәм чит ил компанияләре вәкилләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20