Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
25.05.2017

Төшергән фильмнарым көнләшү, хөсетлек һәм мәхәббәт турында – Фәрит Дәүләтшин

Төшергән киноларым шактый күп. Аларны халыкка чыгарасы иде, дип белдерде бүген кинорежиссер Фәрит Дәүләтшин «Мир» кино театрында булып узган үзенең иҗат кичәсендә.

Кичә Казанның «Мир» кино театрында татар режиссеры Фәрит Дәүләтшинның иҗат кичәсе булып узды. Кичәдә режиссерның төрле елларда төшерелгән картиналарыннан өзекләр (ретроспектива) тәкъдим ителде. Шулай ук, узган елның декабрь аенда гына тәмамланган «Капка» кыска метражлы фильмы да тамашачыга күрсәтелде.

Яңа картина Рабит Батулла әсәренә нигезләнгән. Сценарий авторлары — Фәрит Дәүләтшин һәм Германиядә яшәүче милләттәшебез, тарихчы һәм журналист Нәсүр Юрушбаев. Нәсүр әфәнде кинода төп рольне дә башкара.

«Капка"ның төп герое — Германиядә озак еллар яшәгән Миңнияр. Ул туган ягына кайта. Сәфәр иткәндә очраклы рәвештә ташландык авылга килеп чыга. Анда бер әби белән очраша. Әби Миңниярны Әфганстанда үлеп калган улы Искәндәр дип кабул итә…

Әсәр татар халкының дөньяга карашындагы төп фәлсәфи мотивларга нигезләнеп төшерелгән. Мәскәү тәнкыйтьчеләренең әсәрне аңлап бетермәве, бәлки, шуннандыр. Татар сагышын, татар гына аңлый ала. Төп каһарман урман уртасында калган, инде үлеп беткән авылын эзли. Киңрәк караш ташласак, әсәрнең геройлары барысы да эзләнүдә. Аларның барысы да үзләренә күңел тынычлыгы һәм таяну ноктасы эзли. Азактан Миңнияр үлгән авылга капка торгызып куя. Картинаның кульминациясендәге бу эпизод адәм балаларына җан авазы кебек яңгырый. Үлеп баручы салалары белән бергә, милли асылыбыз да җуела түгелме соң? Картина уңышлы, кинематографик яктан төгәл эшләнгән. Бик күп матур күренешләр кертелгән. Картинаны тулаем алганда иҗат төркеменең яңа уңышы дип санарга мөмкин. Анда публицистик кайнарлык, иҗади җылылык та җитәрлек. Соңыннан фикер алышу барышында да шундый фикерләр әйтелде.

Режиссер Ф. Дәүләтшин бу фильмда капканың татар милләте өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле образ икәнен истә тотып, фәлсәфи картина тудыра алган. Картина барышында геройларның берсе — Җәмилә, кешеләрнең күңел капкасы ачык түгел, дип раслый. Димәк, адәм балаларының мөнәсәбәтендә нидер үзгәргән.

Күңел капкаларыбыз, ачыкмы, дигән сорауны яңгырата автор.

«Төшерелгән хезмәтләремне йөгерек рәвештә карап узгач та, шуны уйлап куйдым әле, — ди режиссер. — Мин башлыча, үчләшү, көнләшү, нәфрәт турында төшерәм икән, чынлыкта безне барыбызны да мәхәббәт кенә коткарып калачак».

(Татар-информ)



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!