Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.06.2016

Тугызынчы сыйныф укучылары сайлап алынган 12 фән буенча төп дәүләт имтиханын тапшыра

Бүген Татарстанның 9нчы сыйныфны тәмамлаучы 9,9 меңнән артык укучысы биология, география, тарих, физика, химия, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, җәмгыять белеме, әдәбият, туган тел, инглиз теле, немец теле буенча төп дәүләт имтиханы тапшыра. Муниципаль берәмлекләрдә 76 имтихан үткәрү пункты ачылган, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Җәмгыять белемен 3750дән артык, информатиканы 1980, географияне 1900, химия, биологияне 600дән артык, әдәбиятны 500, физиканы 350, тарихны 120 укучы тапшыра. Информатика белән чит ил телен техник сәбәпләр арасында нәтиҗәләре гамәлдән чыгарылган укучылар яңадан бирә.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20