Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
04.08.2017

Туйлар һәм бәйрәмнәр белән сөендергән фильм якынлаша

Шимбә, 5 нче август, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында туйлар дөньясы һәм бәйрәм шаукымы белән гөрләр чак. Шимбә кичендә «Яңа Гасыр» телеканалы тамашачылары игътибарына «Свадебный переполох» фильмы күрсәтелә.

Мәхәббәт һәм кавышу турында фильмның баш героинясы Мэри Фиоре белгән кадәр бик азлар гына белә булыр. Ник дигәндә, туйлар оештыру һәм аның хуҗасы булу - Мэриның төп эше. Шулай булса да, Фиореның үз шәхси тормышы әллә ни шәпләрдән бармый…

Көннәрдән бер көнне бик сәер рәвештә генә Мэри Стив Эдисон белән таныша. Узган очрашу фильм героинясын мәхәббәткә ышанырга мәҗбүр итә. Бераз вакыт узганнан соң, Мэри гашыйк булган Стивның бик бай клиентына өйләнергә җыенганлыгы билгеле була. Моның өчен кыз бик борчыла башлый һәм зур хафага төшә. Кыз күңелендә нәрсә өстен чыгар: акыл һәм эшме, әллә хис һәм мәхәббәтме?

Сорауга җавапны шимбә кичендә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Свадебный переполох» фильмын карап белә аласыз. Нәфис фильм 22:00 сәгатьтә башлана.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера