Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
28.06.2017

Тукай районы Яңа Бүләк авылында төзекләндерүдән соң «Шәмсегаян абыстай чишмәсе» ачылды

Тукай районы Яңа Бүләк авылында төзекләндерүдән соң «Шәмсегаян абыстай чишмәсе» ачылды, дип яза район газетасы.

Авыл халкы чишмәне төзекләндерү өчен матди ярдәм һәм хәләл хезмәт куючыларның һәрберсенә бик рәхмәтле. Алар — Сәлмән Әхмәтҗанов, Рөстәм һәм Флүр Шакировлар, Мөдәррис Хаҗиев, Хәлил Харисов, Илдус һәм Илгизәр Бикмөхәммәтовлар, Гомәр Ханнанов, Флүр Кәлимуллин, Равис Зәйнәшев, Илнур Галиев, Рамил Идрисов, Галим Сабирҗанов, Мансур Сәгыйтдинов, Марат Һадиев, Әүфәр Вәлиев, Рәшит Фәтхуллин, Фәнис Гыйздәтуллин, Диләрә Гыйниятуллина һ.б.лар.

Ураза бәйрәме алдыннан Яңа Бүләк авылында бик күркәм чара булды — биредә өр-яңадан төзекләндерелгән «Шәмсегаян абыстай чишмәсе» ачылды. Шигырьләрдә әйтелгәнчә, авылыбыз чишмәләргә бик бай. «Паровой» чишмәсе, «Рифкать» чишмәсе, «Илһам» чишмәсе, «Салкын чишмә»… «Шәмсегаян абыстай чишмәсе"нең үткәне исә барыннан да ераграк тарихка барып тоташа. Абыстай һәркөн иртән иртүк әлеге чишмәгә таң суына йөри торган булган. Шуңа да авыл халкы бу чишмәне аның исеме белән мәңгеләштергән…

Чишмәнең суы саф, тешләрне камаштырырлык салкын һәм шифалы. Яңа Бүләк халкы озак еллар аның суыннан файдаланган. Әлеге су хезмәт кешесенә көч-куәт биргән, бу изге урын юлаучыларның ял итү урыны булган. Чөнки чишмәләр — кеше өчен иң кирәкле булган су чыганагы гына түгел, авыл табигатенең хозурлыгы, күңелләребезнең сафлыгы да. «И-их, кайтып, бер уч чишмә суын эчсәм иде!» — диеп үз-үзләрен юатучылар, гомер буе авылын сагынып яшәүчеләр дә бихисап бит. Ә без бәхетле: саф сулы чишмәләребез кул сузымында гына.

«Шәмсегаян абыстай» чишмәсен төзекләндерү өчен бик күп көч куелды, ул бүген үзенең икенче туган көнен билгеләп үтте дисәң дә хата булмастыр. Бу изге эшне башлап йөрүчеләр — бездән соң килгән буынга матурлык, сафлык чыганагы калсын дип тырышучылар. Авыл халкы чишмәне төзекләндерү өчен матди ярдәм һәм хәләл хезмәт куючыларның һәрберсенә бик рәхмәтле.

Чишмә ачу тантанасы авылыбызның мөхтәрәм кешесе Мөдәррис Хаҗиевның азан әйтүе белән башланып китте, аннан соң Шәмсегаян абыстайның улы Габбас абзый, аның улы Галим, оныгы Марсель чишмәне төзекләндерүче һәркемгә рәхмәтләрен белдерделәр, тантаналы рәвештә лента киселде һәм бәйрәмгә килгән һәр теләгән кеше чишмәнең саф суын татып карады, бит-кулын юды. Тантанада авылдашларына иң матур җырларын Флүр Шакиров, Сәлмән Әхмәтҗанов, Гөлчәчәк Гыйльфанова, Лилия Төхбәтуллина, Нәзир Гыймазетдинов бүләк иттеләр, авылыбызның нәни курайчы егетләре татар моңнарын ирештерделәр.

Яңа Бүләк авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәгыйтдинов, чишмәне төзекләндерүдә башлап йөрүчеләр Сәлмән Әхмәтҗанов, Флүр Шакиров авылыбызның матур үткәне, өметле киләчәге турында сөйләделәр, аның тырыш, тату, бердәм халкына рәхмәтләрен җиткерделәр, дип хәбәр иттеләр редакциягә авылның мәдәният хезмәткәре Дилбәр Гыймазетдинова һәм китапханәче Зөлфия Мингалиева, диелгән район хәбәрендә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!