Тукай районында чернобыльчеләр белән очрашу узды

Тукай районында түгәрәк өстәл янында чернобыльчеләр белән очрашу узды. Бүгенге көндә Тукай районында аварияне ликвидацияләүдә катнашкан 22 кеше, радиация йогынтысы нәтиҗәсендә зыян күргән ике кеше, инде мәрхүм булган ир-егетнең тол хатыны яши, дип яза район газетасы.
1986 елда Чернобыльдә булган коточкыч афәт беркайчан да онытылмас. Һәр елны 26 апрельдә без аны искә алабыз, әлеге авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашып, батырлык үрнәкләре күрсәткән райондашларыбызга кадер-хөрмәт күрсәтәбез, инде арабыздан киткән чернобыльчеләр хакында истәлекләрне яңартабыз. Әлеге дата уңаеннан хакимият бинасында чернобыльчеләргә ярдәм-кайгырту, ташламалар, социаль яклау чаралары хакында түгәрәк өстәл янында сөйләшү үтте.
Очрашу барышында Иске Җирекле авылыннан Җәүдәт Хафизов шул куркыныч көннәр турында сөйләде.
— 1986 елның 26нчы апреле мәңгелеккә хәтеремдә уелып калачак. Шушы көннән соң тормыш икегә бүленде — авариягә хәтле һәм авариядән соң. Миңа ул вакытта 32 яшь иде. «Иртәнге алтыга килергә», — дигән боерык белән кулга чакыру кәгазе тоттырдылар. Нәрсәгә икәнен аңламаган җиде
Үз гомерләрен куркыныч астына куеп, ил чакыруына кушылган, һәлакәт китергән казаларны юк итүдә фидакарьлек күрсәткән райондашлар алдында бурычлыбыз, диелгән район хәбәрендә.
Ахыргы хәбәрләр
- Казанда "Әлфия Авзалова" китабын тәкъдим ителә
- Журналист Венера Ихсанова җирләнде
- “Адәм белән Һава”: “Казан егетләре”ндә кунакта
- “Сәхнәдәш” бу атнада Илсаф белән әңгәмә уздыра
- “Ком сәгате”: танылган журналист Риман Гыйлемханов
- Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова – Юбилеегыз котлы булсын!
- "Манзара": “Болгар Радиосы” алып баручылары Фаил Гыймадов һәм Наиля Гибадуллина
- Театр яктылыкка, нурга илтә! – “Манзара” тапшыруында Тинчурин театры актрисасы Гөлназ Нәүмәтова
- Казанда беренче тапкыр “Big Love Show” чарасы узды
- Бүген телевидение операторы Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рөстәм Уразов вафат