Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
02.10.2017

Тукай районында коткаручылар дүрт гөмбәчене урманнан чыгарган

Тукай районында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре адашкан гөмбәчеләрне урманнан чыгарган. Алар арасында 10 яшьлек малай да булган. Бу хакта «Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кич ашыгыч хезмәтләрне чакырту 112 бердәм телефон номерына Боровецкий урманында дүрт кеше адашуы турында хәбәр алынган. Көндез алар машиналарын Первомайка авылы тирәсендә калдырып, үзләре Боровецкий урманына гөмбә җыярга кереп киткән һәм адашкан.

Чаллы коткаручылары, 2 нче номерлы урман янгыны сүндерүчеләр бүлеге һәм полиция хезмәткәрләре сирена тавышы биреп, аларга урманнан чыгарга булышкан.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!