Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.07.2016

Тукай районында насос станциясе торбасында 11 яшьлек малай үлгән

Тукай районында насос станциясе торбасында 11 яшьлек малай үлгән
 ТРның Тукай районында урнашкан "Прибрежный"  бакчачылык ширкатендә 2005 елда туган малай насос станциясе торбасында үлгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына хокук саклау органнарындагы чыганаклардан мәгълүм булды.

Фаҗига булган урындагы шаһитлар малайның насос станциясенең су суыртучы торбасы янында коенуын әйткәннәр. Насосның рәшәткәләре булмаган. Торбага якын килгәч, малайны насос суыртып ала башлаган. Аны  әтисе коткарырга омтылган, әмма ирнең үзен дә торба суыра башлагач, улын җибәрергә мәҗбүр булган. Фаҗига турында 112 телефонына шалтыратып хәбәр иткән.

Насосны сүткән вакытта баланың гәүдә өлешләре табылган. Тикшерүчеләр аларны җыеп алган. Хәзер экспертиза үткәреләчәк һәм бала үлеменең сәбәпләре ачыкланачак.

Фаҗига урынында шәһәр һәм район прокуратурасының оператив төркеме, Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлеге һәм РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе хезмәткәрләре эшли.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20