Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
14.07.2017

Тукай районында яшәүче табиблар гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә лаек булды

Тукай район үзәк хастаханәсенең табиб-гинекологы, баш табиб урынбасары Наилә Гессер һәм 5нче шәһәр хастаханәсенең реанимация бүлеге мөдире Виктор Гессер гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә лаек булдылар. Аларга әлеге дәрәҗәле бүләкне Гаилә көнендә - Яр Чаллы Сабан туенда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев тапшырды, дип яза җирле басма.

Гессерлар икесе дә медицинада 38әр ел хезмәт итәләр, икесе дә «Татарстан Республикасының атказанган табибы» исеменә ия. Гаилә стажлары 42 ел. Наилә Камиловна һәм Виктор Устиновичның кызлары да табиблар, аларның берсе Казанда, берсе Мәскәүдә сәламәтлек саклау өлкәсендә эшли.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин