Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.10.2017

Тукайның Җаектан Казанга кайтуына 110 ел тулу уңаеннан тантаналы чара оештырыла

Шагыйрь Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музее 10 октябрьдә 11.00 сәгатьтә «Кайту: 110 елдан соң Тукайга, кырыгынчы бүлмәгә» дип аталган чара уздырачак. Ул Г.Тукайның Җаектан Казанга кайтуына 110 ел тулуга багышлана, дип хәбәр итә музейның матубгат хезмәте.

Билгеле булганча, Җаекта Габдулла Тукай 12 ел яши, шәхес, журналист һәм шагыйрь буларак җитлегә.

Чара Г.Тукай яшәгән элеккеге «Болгар» кунакханәсе урнашкан бина янында узачак. Программада – “Безнең өчен мәңге изге йорт...” дип аталган Татарстанда бердәнбер булган витрина-экспозицияне тәкъдим итү каралган.

Тамашачылар каршында Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова һәм республиканың Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова чыгыш ясар дип көтелә.

Шулай ук, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары – Г.Тукай бүләге лауреаты Илдус Әхмәтҗанов, яшь артист Ришат Әхмәдуллин һәм Илнур Закировның да катнашуы күздә тотыла.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»