Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
21.08.2017

Тулы булмаган гаиләләрдә бала үстерү мәсьәләсен "Таяну ноктасы" белешә

Тулы булмаган гаиләләрдә баланы ничек үстерергә? Дүшәмбе кичендә «Таяну ноктасы» тапшыруы шушы сорауга җавап эзләп карый. Гаиләгә кагылышлы сорауларны яктырткан тапшыру «Яңа Гасыр» телеканалы игълан иткән «Зур гаилә» социаль проекты нигезендә уздырыла.

Сорауга кагылышлы фикерләрен түбәндәге студия кунаклары җиткерә: Татарстанның халык артисты Гамил Әсхәдулла, психотерапевт Гомәр Зыятдинов, җырчы Рәфинә Ганиуллина, «Гаилә» фонды җитәкчесе Миләүшә Гарифуллина, Сәйдә абыстай Аппакова, җырчы Илсөя Бәдертдинова.

Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 21 нче август, «Таяну ноктасы» тапшыруында эзлиләр. Ток-шоу дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин