Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
28.08.2017

Турецкий Хоры “Яңа Гасыр” каналында җыр бәйрәме оештыра

Сишәмбе кичендә "Яңа Гасыр" телеканалы Рәсәйдә күпләргә билгеле Турецкий Хоры концертын тәкъдим итә. Кызыклы “Праздник песни” концерт программасыннан турыдан-туры трансляцияне карарга онытмагыз.
Турецкий Хоры ил эстрадасында күптән чыгыш ясый. Хорның кабатланмас үзенчәлеге булып “тере” тавышлар җыелмасы санала. Иҗат төркеме күп еллардан бирле Рәсәйнең халык артисты Михаил Турецкий җитәкчелегендә хезмәт куя. Хор артистлары төрледән-төрле композицияләрне фонограммасыз дөньяның уннан артык телендә җырлый алалар, шул исәптән акапелла стилендә дә. Хор шаккаттыра белә: аның эстрада сәхнәсендә тулы оркестрны алыштыра алуы да билгеле. Төркемнең ун вокалисты күптөрле җыр тавышлары җыелмасын гәүдәләндерергә сәләтле.

Кабатланмас тавышка ия булган Турецкий Хоры концертын “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында турыдан-туры трансляциядә сишәмбе, 29 нчы август, 20:00 сәгатьтә карарга мөмкин.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин