Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
11.01.2018

Тылсым илендә зур вакыйгалар бара

Тылсым иленә эләгергә теләмәгән балалар бармы икән? Кечкенә кыз Сельма — шундыйларның берсе. Аның маҗаралары яңа атнадан «Сказание о Сельме» сериалында тылсым дөньясына илтә.

Сельма — сигез яшьлек кыз. Ул географик ачышлар фәнни казанышлар белән тыгыз бәйләнгән дөньяда яши. Шуңа да карамастан, Сельма һәм аның зур булмаган гаиләсен фәнгә караганда күпкә әһәмиятлерәк сораулар борчый. Банк кызның әтисенә бурыч бирүдән баш тарта һәм аларның кыз тумыштан бирле яшәгән йорт өчен түләргә акчалары калмый. Борчулы хәбәрне ишеткәч, Сельма йорттан урамга йөгереп чыга һәм чып-чын буранга юлыга.

Бураннан котылу уе белән кыз галим йортына кереп кача һәм анда кеше ышанмаслык хәбәр ишетә. Галим Эфраим вон Трипельхальт Сельма бабайсы әкият сөйләгән вакытта гына ишеткән кечкенә кешеләр патшалыгы барлыгына чынлап та ышана икән! Кызның күңелендә шул мизгелдә өмет уты кабынып китә - кечкенә кешеләр патшалыгында хыяллар чынга аша. Тиздән Сельма һәм аның яңа дусты ерак сәфәргә кузгалалар. Алда аларны кыенлыклар гына түгел, ә шулай ук чын әкияти каһарманнар, яхшылык һәм тылсым белән тулы Яңа ел маҗаралары да көтеп тора.

Тылсым тулы «Сказание о Сельме» телесериалын «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында һәр эш көнендә 15:45 сәгатьтә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!