Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
26.06.2017

Тылсым көчен һәр эш көнендә “Чародей” сериалы билгели

Һәр эш көнендә сезне «Чародей» телесериалы тылсым һәм маҗара тулы дөньяга алып керә. Монда барысы да башкача: кыйммәтләр дә аерыла, кешеләре дә башка, яшәү рәвеше дә ул түгел. Очраклы рәвештә монда эләккән яшүсмергә нишләргә һәм бу хәлдән, ә, дөресрәге, дөньядан, чыгу юлы бармы? Хәзер сериал тарихы белән якыннанрак танышып узыйк.

Бер төркем яшүсмерләр кояш тотылуын күзәтү өчен лагерьга юл алалар. Укытучылары аларны төннәрен сәер яктылык кабынган мәгарә белән таныштыра. Төнлә Пол һәм Алекс сыйныфташлары Катрина һәм аның дустын куркытырга уйлыйлар.

Электр үткәргече тирәсенә корыч тимерчыбык сузып, Пол ак җәймә эчендә өрәк булып шул үткәргеч буйлап төшәргә тиеш. Кыска ялганыш нәтиҗәсендә буталчык килеп чыга һәм Пол очраклы рәвештә параллель дөньяга килеп чыга.

Монда Чародейлар дип аталган кешеләр төркеме идарә итә. Чародейлар фәнни белемгә ия һәм алар аны белемсез крестьяннарга тылсым көченә алмаштыралар.

Һәр эш көнендә «Чародей» телесериалын «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 16:00 сәгатьтә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Мотогонки Электрон Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций