Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.05.2017

Удмуртия Тикшерү комитеты 50 дән артык баланың агулануы буенча җинаять эше кузгатты

Удмуртия Республикасында «Дуслык» сәламәтләндерү лагеренда балалар агулану очрагына бәйле «Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән хезмәт күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр ителә Россия тикшерү комитететының төбәк идарәсе сайтында.

Тикшерү версиясе буенча, бүген 2 май көнне 01.30 сәгатьтә хокук саклау органнарына Якшур-Бодьинск трактының 14 чакрымында урнашкан «Дуслык» сәламәтләндерү лагеренда балаларның азыктан агулануы турында хәбәр килеп ирешкән. Алдагы көнне лагерьга Россиянең төрле төбәкләреннән 16-18 яшьлек 500 бала килгән. Алар бирегә, «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уенынында катнашу өчен, Россия мәктәпләренең XVII чемпионатына җыелган.

Иң башта, медицина ярдәме сорап, азыктан агулану билгеләре белән 17 бала мөрәҗәгать иткән. Хәзерге вакытта инфекция хастаханәсенә 50дән артык бала җибәрелгән.ТАСС мәгълүматлары буенча, медицина ярдәмен сорап 65 бала мөрәҗәгать иткән.

«Удмуртия» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, агуланучылар арасында Татарстан балалары юк.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. КОС С Новым Годом! Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»