Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.02.2016

Уен бизнесына салымны ун тапкыр арттырырга телиләр

РФ Финанс министрлыгы агымдагы елның декабренә уен бизнесына салымны ун тапкыр арттырачак закон проекты эшләргә ниятлию. Аның нигезендә букмекерлар интернет аша ставкалар кабул итүдән кергән табышларының 10 проценты күләмендә салым түләргә тиеш булачак. Бюджетның табыш өлешен арттыру буенча чараларның берсе уен компанияләре өчен салымнарның шактый үсүе булырга мөмкин, дип яза "Коммерсантъ" газетасы Хөкүмәттәге чыганакка сылтама белән.

Газета мәгълүматлары буенча, әлеге башлангыч хакында бюджет системасының табышлары белән идарә итүне яхшырту буенча "юл картасы" кысаларында фикер алышалар. Хәер, сүз бюджет күзлегеннән караганда бик аз табыш турында бара, дип белдерә басманың Министрлар Кабинетындагы икенче бер әңгәмәдәше: Россиядә нибары дүрт легаль казино эшли, ә онлайн ставкалар әлегә законлаштырылмаган.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20