Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
05.06.2017

Уфада 100 курайчы флешмобы үтәчәк

Уфада ачык һавада 100 курайчы флешмобы үтәчәк. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Әлеге чара Салават Юлаев мәйданында Башкортстан Республикасының 100 еллыгы алдыннан үтә. «ВКонтакте» төркемендә хәбәр ителгәнчә, 7 июньдә 100 музыкант бер үк вакытта башкорт халык җыры «Урал"ны уйнаячак.

Оештыручылар профессиональ башкаручылар белән беррәттән, үзешчәннәрне дә чарада катнашырга чакыра. Чарада танылган курайчылар Ишмурат Илбәков, Рәсул Карабулатов, Рамил Гайзуллин, Азат Бикчурин, Марсель Сәитов һәм башка артистлар катнашырга ризалык белдергән инде. Флешмоб 19.00 сәгатьтә башлана.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин