Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
08.06.2017

Уфада Башкортстандагы иң беренче Донор күкрәк сөте Банкы ачыла

Бүген Уфада, Республика балалар клиник хастаханәсе нигезендә, Башкортстандагы иң беренче Донор күкрәк сөте Банкы ачыла. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы сайтында Гөлфия Акулова язмасында хәбәр ителә.

Проект «Безнең балалар» Хәйрия фонды белән берлектә, гражданнарның матди ярдәме белән оештырылган. Проектны оештуруга 400 мең сум акча тотылган.

Махсус лабораториядә донор күкрәк сөте туплана, саклана һәм медицина күрсәткечләре буенча ихтыяҗы булган балаларга бүлеп бирелә.

Донор аналар клиниканың неонаталь — махсус ярдәмгә ихтыяҗы булган пациентлар ята торган бүлегендә ята торган аналардан алыначак. Савылганнан соң сөт махсус технология буенча пастеризацияләнә.
Сөтнең туклыклы матдәләре тулысынча саклана, мәгълүм булган вируслар, бактерияләр йогышсызландырыла. Аннан соң сөт контейнерларга салына, суытыла һәм туңдырыла. Табиб тәкъдиме буенча, сөткә ихтыяҗы булган балага аңа кирәк кадәр күләмдә донор сөте бирелә.

Тикшеренүләр мәгълүматлары буенча, 10 баланың берсе вакытыннан алда туа. Гадәттә баласы алдан туган аналарның күбесенең күкрәк сөте төшми яки аз була. Алданрак туган балаларга донор сөте тормышларын саклап калу өчен аеруча кирәк.

Бүген Россиядә - бары тик Мәскәүдә генә, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар сәламәтлеге фәнни үзәгендә, бердәнбер Донор сөте Банкы бар.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин