Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.09.2015

Уфада Чаллы рәссамының үзенчәлекле күргәзмәсе эшли

 Уфада Чаллы рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре Хәмзә Шәриповның шәхси күргәзмәсе ачылды. Биредә авторның агач яфракларына ясалган әсәрләре куелган.

Хәмзә Шәриповның үз стиле бар, ул шуңа тугры булып, көтелмәгән, башкаларны кабатламый торган сурәтләр, этюдлар иҗат итә. Күргәзмә залына да көзге агач яфраклары түшәлгән һәм кызыл алмалар тәгәрәшеп ята. Бу атмосфера картиналарның дәвамы буларак кабул ителә, көзге матурлыкның чагылышы булып тора. Рәссамның эшләрен карарга көн саен йөзләгән тамашачы килә, дип хәбәр итә "Шәһри Чаллы" газетасы.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20