Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.01.2016

Уфада Габдулла Тукай әсәрләре буенча фильм тешерүгә әзерлек башланган

Татар классик шагыйре Габдулла Тукай әсәрләре буенча Башкортстан башкаласы Уфада фильм тешерүгә әзерлек эшләре башланган. Бу хакта "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итте.

«Р.И.Продакшн» киностудиясе социаль челтәрләрдә Тукайның иҗатына битараф булмаучылар өчен конкурс игълан иткән һәм персонажларның эскизын, сурәтләрен җибәрүләрен сораган. Киностудия җитәкчесе - билгеле режиссер һәм кинооператор Рияз Исхаков хәбәр итүенчә, ул уен фильмы төшерергә ниятли. Әлеге мәлдә сценарий гына бар. Режиссер «Шүрәле» һәм «Су анасы» поэмаларын, шулай ук берничә шигырьне сайлап алган. Әсәрләрнең текстлары, үзгәрешсез калган хәлдә, тематик яктан бер-беренә бәйле булачак. "Моңа тиклем шушы тема буенча эшләгән идек: әтием актер Марат Исхаков Уфаның Дим районында Шүрәле ролен уйнаган иде", - дигән Рияз Исхаков.

Инде киностудия финанслау мәсьәләсе белән шөгыльләнә, инвесторлар эзли, диелә "Башинформ"да.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20