Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.10.2017

Уфада "Курай баттл" үтәчәк

Уфада танылган курайчылар "Курай баттл"да катнашачак. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

"Концертларга тамашачы ияләште, шуңа күрә гадәти булмаган шоу уйлап табу идеясе белән янып йөрдек, - дип җиткерде баттлның продюсеры Заһир Котлычурин. - Бу бәйге мәдәни тормышыбызга ямь өстәп җибәрер дип ышанабыз".

Оештыручылар фикеренчә, бәйгенең беренче өлешендә курайчылар халык көйләрен башкарса, икенче өлешендә алар эстрада-джаз оркестры белән берлектә чыгыш ясаячак.

Тамашачы яратып кабул итсә, әлеге шоуны яз көне дә кабатларга уйлыйлар.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. КОС С Новым Годом! Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»