Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
08.09.2017

Уфада тантаналы рәвештә төрки халыкларның «Туганлык» VI Халыкара фестивале ачылды

Уфада тантаналы рәвештә төрки халыкларның «Туганлык» VI Халыкара фестивале ачылды. Чара Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма академия театры каршындагы мәйданда узды. Җиде башкорт ыруының вәкилләре кунакларны үз туган телләрендә сәламләде.

«Бүген безнең республика, безнең шәһәр кабаттан түземсезлек белән көткән фестивальне кабул итә.Туганлык, дуслык хисләреннән дә якын нәрсә бар? Бүген дөньяда коточкыч фаҗигале вакыйгалар еш булып тора. Аллага шөкер, безнең театрыбыз, туганнар бар. Алар чакыруга ук Башкортстан Республикасына килде — бу кешеләр бер атна буе үз сәнгатен һәм күңелен, үз акылын һәм осталыгын, үз сәләтен безнең уфалыларга һәм башкала кунакларына бүләк итәчәк», — диде, фестивалне ачып, республика хөкүмәте вице-премьеры Салават Сәгыйтов.

Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов ярдәме белән уздырылучы «Туганлык» фестивале Уфада 7 -14 сентябрь көннәрендә үтә. Театр форумы төрки дөньяның Хакасия, Кыргызстан, Дагыстан, Әзәрбәйҗан, Кабарда-Балкар, Чуашия, Казахстан, Татарстан һәм Башкортстан иҗат коллективларын җыйды.

Фестивальнең беренче спектакле — М. Гафури исемендәге Башкорт драма театрының Фәрит Бикчәнтәев куелышындагы «Антигона» әсәре.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!