Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.02.2016

Укучы чаллылылар Советлар Союзы Герое Муса Җәлил истәлегенә ункөнлек уздыра

15 февральдә татар халкының батыр улы, Советлар Союзы Герое булган патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тула. Шул уңайдан Яр Чаллы каласы мәктәпләрендә Җәлилгә багышланган ункөнлек кысаларында шагыйрь истәлегенә чаралар оештырыла. “Һәр белем бирү учреждениесендә ункөнлекне үткәрү буенча эш планнары төзелгән. Мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләре, әдәби очрашулар, стена газеталары, шигырь конкурслары үткәрелә.15 февральдә ГЭС бистәсендәге һәйкәле янында Муса Җәлилне искә алу, һәйкәлгә чәчәкләр салу тантанасы була”, – дип хәбәр иткән шәһәр мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе баш белгече Халидә Шабалина "Шәһри Чаллы" басмасына.

Шушы көннәрдә 1нче постта почетлы каравылда торучы 33нче мәктәп укучылары өчен, Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап, “Батырлык дәресе” үткәрелгән. Анда “Камгэсэнергострой” ААҖ һәм шәһәр ветераннары да катнашкан. 
Герой шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган шәһәркүләм чара 17 февраль көнне 14 сәгатьтә шәһәрнең Балалар һәм яшьләр иҗат сараенда үткәреләчәк.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20