Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
25.05.2017

Укытучы кадрлар әзерләү проблемасы үз таяну ноктасын эзли

Пәнҗешәмбе, 25 нче май кичендә, «Таяну ноктасы» тапшыруы студиясендә «Укытучы кадрлар әзерләү проблемалары» темасы бәхәс үзәгенә алына. 23 нче майдан 25 нче майга кадәр педагогик кадрлар әзерләү буенча бер төркем галимнәр Казан каласына халыкара форумга җыелды. Бүгенге заман таләпләренә туры китереп укыту, тәрбия өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсе ничек хәл ителә? Туры эфирда «Таяну ноктасы» шушы сорауга җавап эзли.

Укытучы белемен күтәрергә нәрсә ярдәм итә? Оештырылган курслар укытучыларга артык йөк түгелме? Укытучы булырга теләгән балаларны эзләп һәм күреп алып үстерү кирәкме? Укытучы хокукый яктан якланганмы? Укыту һәм тәрбия бирү проблемалары турында танылган педагоглар үз фикерләрен җиткерә: Әнвәр Хуҗиәхмәтов — педагогика фәннәре докторы, академик, КФУ профессоры, Лилия Хәсәнова — педагог-новатор, Роза Шәяхмәтова — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы бүлек җитәкчесе, Илдус Вәлиев — 149 нчы лицейның математика укытучысы, Ркаил Зәйдулла — язучы, «Гаилә hәм мәктәп» журналының баш мөхәррире, Алсу Хәйруллина — Апас районы мәгариф бүлеге җитәкчесе.

Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 25 нче май, «Таяну ноктасы» тапшыруында эзлиләр. Ток-шоу дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!