Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
10.05.2017

УНИКС баскетболчылары бүген Казанда "Локомотив-Кубань" командасы белән уйный

Бүген УНИКС баскетболчылары үз мәйданында — «Баскет-холл» спорт комплексында, Бердәм лиганың ¼ финал раунды кысаларында, Краснодарның «Локомотив-Кубань» командасы белән очрашачак.

Исегезгә төшерәбез, Краснодардагы беренче уенда, 5 майда, УНИКС уңышка ирешкән булса (71:62), ике көннән соң узган җавап очрашуында хуҗалар ышанычлы рәвештә җиңү яулады (92:76). Шулай итеп, ике матчтан соң исәп 1:1 булды.

Чирек финалындагы бүгенге уенда җиңүче сериядә алга чыгачак. Каршылык 3 җиңүгә кадәр дәвам итә. УНИКСның серияне үз мәйданында төгәлләү мөмкинлеге бар — дүртенче уен да 12 майда Казанда уза. Ике матч та 19.00 сәгатьтә башлана.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!