Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.07.2016

Урак-2016: Зәй районы – лидер

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларына күз салсаң, 27 июльгә урып-җыю эшенең 20 %ы тәмамланган – 302,8 меңтар мәйданнан бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар суктырып алынган инде. Узган ел бу көнгә эшнең 4,2 %ы гына башкарылган булган. Гектар уңышы – 31,3 центнер.

Башкарылган эш күләме буенча Зәй һәм Апас районы игенчеләре лидерлыкны үз кулына алды. Ике районда да 27 июль көненә барлык мәйданның 30 %ында эш төгәлләнгән инде. Лидерлар рәтендә шулай ук Актаныш (29 %), Әлки (28 %), Чистай (28 %) һәм Кайбыч (27 %) районнары бара.

Гектар уңышы буенча да Зәй районы алдынгы. Биредә һәр гектардан уртача 43,5 центнер уңыш җыеп алалар. Гектар уңышы Нурлатта – 42,2, Тәтештә – 40,3, Актанышта – 40, Буада – 38,2, Сарманда – 37,3 центнер.

("Intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20