Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.07.2016

Уракка иртәрәк төшсәң, отасың

Бер көн алдан чәчсәң, бер атна алдан урырсың, дип юкка гына әйтмиләр. Кыр хезмәтчәннәренең хәзер көне-сәгате генә түгел, минуты-секунды да исәптә.


20 июльгә Татарстанда 31,4 гектар мәйданнан 112,1 мең тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алынган, дип хәбәр итә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте. Уңыш гектарыннан уртача 35,7 центнер тәшкил итә.

Бу җәһәттән Зәй районы әлегә беренче урынны били. Ә иң уңдырышлылык ягыннан Буа районы мактана ала: биредә гектарыннан уртача 48,5 центнер уңыш җыеп алалар. Азнакайлылар да калышмый: районда урып-җыю кампаниясе югары темплар белән бара. Биредә  750 гектар мәйданнан 2730 тонна икмәк суктырылган. Шулай ук Актаныш, Апас, Нурлат районнарында да эш оешкан төстә бара. Гомумән алганда, бүгенге көндә Татарстанның 33 районы урып-җыюга керешкән.

Зәйдә – яңа технологияләр

Әйтеп узганыбызча, Зәй районы урып-җыюда алдынгылыкны бирми. Шунлыктан әлеге район хезмәтчәннәренең агросәнәгать тармагындагы тәҗрибәсе белән уртаклашуы юкка түгел.


Зәй районы Сарсаж-Баграж авылының “Восток” агрофирмасы бу көннәрдә агросәнәгать комплексына инновацион технологияләрне гамәлгә ашыру үзәгенә әверелде. Бу җирлектә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов яңа технологияләр белән эшкәртелә торган чөгендер басуларын, төрле культуралар чәчелгән тәҗрибә участогын карады. Шулай ук көзге культураларның Татарстан, Башкортостан сортлары белән танышты.  Мул уңыш үстергәннәре өчен рәхмәтен дә белдерде министр.

Яхшы һава торышына өметләнәләр

Зәй районында урып-җыюга 15 июльдә керешкәннәр.

Атлас Галиәхмәтов, Зәй муниципаль районының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы:


- Хәзерге вакытта район кырларында 74 комбайн эшли. 20 июль иртәсенә 2500 гектар мәйданнан 12 мең тонна ашлык җыеп алдык. Көзге бодайның гектарыннан уртача уңыш – 48-52, арпа уңышы 42-45 центнер тәшкил итә. Суктырылган ашлык турыдан-туры Зәй, Акташ элеваторларына, орлык заводына, Чаллыга озатыла.

Урып-җыю белән беррәттән, салам әзерләү турында да онытмый зәйлеләр. Саламны терлекчелек биналарына ташыйлар. Бу җирлектәге яңалыкларның берсе – яңа технология белән суктырылган басуларга горчица чәчү. Бу алымны инде икенче ел рәттән кулланалар икән. Пар җирләренең 100 процентына горчица кертеп, сукалыйлар да, ул көзге культуралар чәчәргә әзер була.  


Әле шушы көннәрдә генә көчле яңгыр явып узса да, Зәй игенчеләре зарланмый.  Алдан кычкырган күкенең башы авырта, диләр. Урып-җыюның кайчан тәмамланасын төгәл генә әйтмиләр. Ходай Тәгалә биргән һәр аяз көнгә рәхмәт әйтеп, җиң сызганып эшләвен дәвам итәләр.


Хәер, Татарстанда авыл хуҗалыгы тармагында яңа технологияләр әледән-әле кертелеп тора. Бу юнәлеш республиканың өстенлекле ягы санала. Татарстанда һава торышы һәрвакыт шатландырып тормаса да, тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча республикабыз Россия төбәкләре арасында дүртенче урынны били.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

("Intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20