Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.07.2015

Ураза бәйрәме көнне, халыкны мәчетләргә илтү өчен, җәмәгать транспорты иртәнге 4 сәгать 30 минуттан хезмәт күрсәтә башлый

Ураза бәйрәме көнне, халыкны мәчетләргә илтү өчен, җәмәгать транспорты иртәнге 4 сәгать 30 минуттан хезмәт күрсәтә башлый
Быел Ураза гаетенең беренче көне 17 нче июльгә туры килә. Иртән халыкны бәйрәм намазына илтү өчен, Казан шәһәре Башкарма комитетының Транспорт буенча комитеты тарафыннан җәмәгать транспорты хәрәкәте оештырылачак.

“Иртәнге 4 сәгать 30 минуттан 24 автобус һәм 3 троллейбус маршруты эшен оештыру планлаштырыла”, - дип хәбәр итте бүген Казан мэриясендә шәһәр Башкарма комитеты Аппаратының телләр үсеше һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнеш буенча бүлек башлыгы Илнур Шакиров.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан мәчетләрдә бәйрәм чарасы иртәнге сәгать 7 дә башланачак дип билгеләнгән.

 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20