Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.01.2015

Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 10 мең 480 тонна кар чыгарылган

Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 10 мең 480 тонна кар чыгарылган. Урамнарны кардан чистарту эшенә 626 юл эшчесе һәм 666 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән. Шул исәптән, 93 катнаш юл машинасы, 51 “Бошунг” КЮМ, 14 картөягеч, 129 трактор щеткасы, 28 грейдер, 80 фронталь төягеч, 58 “Барсик” мини төягече һәм 182 үзбушаткыч эшләгән, дип хәбәр итә мэрия матбугат хезмәте.

Узган тәүлектә 650,4 тонна бозлавыкка каршы материал файдаланылган, шул исәптән - 94,4 тонна реагент һәм 556 тонна тоз-ком кушылмасы.  Кыш башланганнан бирле юл хезмәтләре шәһәрдән 344 меңнән артык тонна кар чыгарган, юлларда 39,7 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы материал файдаланылган.

План буенча бүген шәһәр урамнарында 550 юл эшчесе һәм 315 махсус техника берәмлеге эшләячәк.      

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20