Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.02.2016

Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 11,6 мең тонна кар чыгарылган

 Узган тәүлектә Казан урамнарыннан якынча 11,6 мең тонна кар чыгарылган, дип хәбәр ителә казан мэриясе сайтында.

Урамнарны кардан арындыру эшләрендә 639 юл эшчесе һәм 792 берәмлек махсус техника , шул исәптән 114 катнаш төр юл машинасы, 76 “Бошунг” КЮМ, 21 картөягеч, 140 щеткалы трактор, 32 грейдер, 84 фронталь төягеч, 63 “Барсик” кече төягече, 233 үзбушаткыч, шулай ук роторлар, бульдозерлар, экскаваторлар һәм тротуар чистарта торган машиналар җәлеп ителгән.

Татарстан башкаласында тәүлек эчендә бозлавыкка каршы 208 тонна материал, шул исәптән 47 тонна реагент, кулланылган. Кыш башланганнан бирле шәһәрдән барлыгы 365 мең тоннадан артык кар түгелгән.

Бүген Казан урамнарын кардан арындыру эшенә 465 юл эшчесе һәм 264 берәмлек махсус техника чыгачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20