Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.01.2016

Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 13 мең тоннадан артык кар чыгарылган

Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 13,1 мең тоннадан артык кар чыгарылган. Чистарту эшләрендә 5381 юл эшчесе һәм 782 берәмлек махсус техника  катнашкан, шул исәптән 105 комплекслы юл машиналары (КЮМ), 65 “Бошунг” КЮМ, 17 картөягеч, 159 трактор щеткасы, 43 грейдер, 79 фронталь төягеч, 69 “Барсик” кече төягече, 211 үзбушаткыч, шулай ук роторлар, бульдозерлар һәм тротуар чистарту машиналары кулланылган. Карны чыгару өчен 2 меңнән артык рейс ясалган, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы.

796,3 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган. Кышкы сезон башланганнан бирле барлыгы 231 мең тоннадан артык кар чыгарылган.

Бүген көндез план буенча шәһәр урамнарында 468 юл эшчесе һәм 305 берәмлек махсус техника   эшләр дип көтелә.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20