Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.02.2015

Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 14 мең тоннадан артык кар чыгарылган

Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 14 мең тоннадан артык кар чыгарылган Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 14 мең 334 тоннадан артык кар чыгарылган. Урамнарны кардан чистарту эшенә 611 юл эшчесе һәм 749 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән. Шул исәптән, юлларда 103 катнаш юл машинасы, 69 “Бошунг” КЮМ, 19 картөягеч, 137 трактор щеткасы, 36 грейдер, 87 фронталь төягеч, 57 “Барсик” мини төягече һәм 202 үзбушаткыч эшләгән, дип хәбәр итә мэрия порталы.

Узган тәүлектә 817,8 тонна бозлавыкка каршы материал файдаланылган, шул исәптән 116,8 тонна реагент һәм 701 тонна тоз-ком кушылмасы. 
План буенча бүген шәһәр урамнарына 545 юл эшчесе һәм 333 берәмлек махсус техника җәлеп ителәчәк. 
Кыш башланганнан бирле юл хезмәтләре шәһәрдән 468 мең тоннадан артык кар чыгарган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20