Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.03.2016

Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 3 мең тоннага якын кар чыгарылган

 Соңгы көннәрдә кар күп яву сәбәпле, Казанның юл хезмәтләре көчәтелгән эш режимына күчкән. Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 2983 тонна кар чыгарылган, дип хәбәр ителә Казан мэриясе порталында.

Чистарту эшләрендә 492 юл эшчесе һәм 576 берәмлек махсус техник  катнашкан, шул исәптән 92 комплекслы юл машиналары (КЮМ), 64 “Бошунг” КЮМ, 4 картөягеч, 129 трактор щеткасы, 19 грейдер, 62 фронталь төягеч, 39 “Барсик” кече-төягече, 70 үзбушаткыч, шулай ук роторлар, бульдозерлар, экскаваторлар һәм тротуар чистарта торган машиналар кулланылган.

Тәүлек эчендә, юлларны һәм тротуарларны тәртипкә салу өчен, 1528,6 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган. Кышкы сезон башланганнан бирле барлыгы 550 мең тоннадан артык кар чыгарылган.

Бүген көндез план буенча шәһәр урамнарында 480 юл эшчесе һәм 239 берәмлек махсус техника  эшләр дип көтелә. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20